Яңалыклар
18 октябрь 2023, 06:52

Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Быел республикада яшьләр басмалары нәшер ителә башлауга аз да түгел, күп тә түгел, ә нәкъ 100 ел! Шушы уңайдан 8 ноябрь көнне башкаланың “Башкортстан” концертлар залында зур бәйрәм чарасы үтәчәк.

Бәйрәмебезгә рәхим итегез!Бәйрәмебезгә рәхим итегез!
Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Быел республикада яшьләр басмалары нәшер ителә башлауга аз да түгел, күп тә түгел, ә нәкъ 100 ел! Шушы уңайдан 8 ноябрь көнне башкаланың “Башкортстан” концертлар залында зур бәйрәм чарасы үтәчәк. Чараның сәхнәдәге өлеше 19.00 сәгатьтә башлана. Ә аңа кадәр 18.00 сәгатьтә фойеда  “Өмет”, “Йәшлек”, “Молодежная газета” редакцияләре журналистлары белән очрашу үтә. Сезне республика яшьләр басмаларының презентацияләре, вакытлы матбугатка язылу, җыр-моң, уен-викториналар һәм, әлбәттә, истәлекле бүләкләр көтә. Бу көнне тамашачы булып килгән “Өмет”нең тугры укучыларына Айдар Галимов, Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова үзләренең иң матур җырларын бүләк итәчәк. Күңелле бәйрәм, ямьле концерттан читтә калмагыз, дуслар!  Керү бушлай.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас