Яңалыклар
11 октябрь 2023, 11:01

"Шәйморатовның данлы варислары булыгыз!"

БүгенУфаның Совет мәйданында укучыларны “шәйморатовчылар” сафына кабул иттеләр.

"Шәйморатовның данлы варислары булыгыз!""Шәйморатовның данлы варислары булыгыз!"
"Шәйморатовның данлы варислары булыгыз!"

Уфаның Совет мәйданында Республика көненә багышланган чаралар узды. Бүген укучыларны “шәйморатовчылар” сафына кабул иттеләр. Төрле шәһәрләрдән һәм районнардан 900дән артык малай һәм кыз бердәй булып ант итте, ә аннан соң мәйдан буйлап тантаналы марш белән үттеләр.

- Миңнегали Шәйморатов - халык герое. Нәкъ бер ел элек без аңаһәйкәл ачтык,Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәтләү урыны булдырдык. Әлеге мәйдан республика халкы һәм кунаклары өчен истәлекле, хәтта изге урынга әверелде. Һәйкәл янында вахтада каравыл тора. Бу мәйданнан махсус хәрби операция зонасына ирекле батальоннар китә. Алар безнең геройларның исемнәрен йөртә. Бүген алар дошман белән тыныч тормыш, илебезнең һәм республикабызның киләчәге өчен көрәшә. Шәйморатовчылар! Сез дә яхшы укырга һәм югары максатларга омтылырга тиеш. Русия патриотлары, тарих, мәдәният, данлы традицияләрне яклаучылар булу омтылышы сезнең тормыш принцибыгыз булсын. Туган республикабызның лаеклы уллары һәм кызлары, ата-бабаларыбызның әхлакый традицияләре дәвамчылары, генерал Шәйморатовның данлы варислары булыгыз!  - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас