Яңалыклар
11 октябрь 2023, 16:26

Ә сез танырсызмы?

Уфада реконструкциядән соң Сергей Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасы ачылды.

Ә сез танырсызмы?Ә сез танырсызмы?
Ә сез танырсызмы?

Уфада реконструкциядән соң Сергей Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында мәдәни программа М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының "Арба" спектакле белән башланып китте. Аннан соң төрле театрлар үз әсәрләрен тәкъдим итте.
Мәсәлән, Башкорт дәүләт курчак театры"Курчак кухнясы" күрсәтте. Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе «Аленький цветочек» мюзиклыннан өзекләр тәкъдим итте. Шәһәр тарихы музее «Уфаның Аксаков урыннары буенча» квест һәм интерактив фотозона оештырган.
Бүген анда скейт-парк, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, һәммәсе өчен ял итү зоналары ачылды. Барып карагыз, бакчаны танырсызмы?

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас