

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең республика җитәкчесе вазифасындагы биш еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Нәкъ биш ел элек Владимир Путин аны Башкортстан Башлыгы вазифасына тәгаенләде.
“Һәм бу еллар минем гомеремдә иң бәхетле елларга әверелде. Чөнки республика өчен җиңел булмаган дәвердә мин үз халкым белән булдым. Үземнең бөтен көчемне һәм энергиямне туган Башкортстаным илнең ныклы һәм алдынгы төбәкләрнең берсенә әверелсен өчен салдым. Ә бүген мин Владимир Владимирович Путинга биш ел элек миңа күрсәткән ышанычы өчен рәхмәтлемен. Мине сайлаган һәм шушы елларда Башкортстанны җитәкләргә ышаныч белдергән республика халкына рәхмәт белдерәм. Сабырлык, патриотизм, теләктәшлек, Ватанга мәхәббәт һәм хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров Республика көненә багышланган тантааналы җыелышта.