Яңалыклар
11 октябрь 2023, 06:24

Күптөрлебез, әмма бердәм без

11 октябрь – Башкортстан Республикасы көне.

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

11 октябрь – Башкортстан Республикасы көне.

Сер түгел, күпләр аны өстәмә ял көне дип кабул итә. Йорт-кура, бакчалардагы соңгы мәшәкатьләрне башкарып, кышка керер алдыннан хуҗалыкны тәртипкә китерер өчен бер мөмкинлек булып кала.

 Бүген шулай тыныч тормышта эш эшләп, рәхәтләнеп ял итә алабыз икән, бу инде илнең һәм, әлбәттә, республиканың кайчандыр дөрес юл сайлавын дәлилли түгелеме?

Тарихка күз салсак, 1990 елның 11 октябрендә Башкорт АССРы Югары Советының III сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителде. Башкорт Автоном Совет Социалистик Республикасы Башкортстан дип үзгәртелде. Ике елдан соң – 1992 елның февралендә бу көн бәйрәмгә әйләнде. Ә 1993 елның декабрендә декларация нигезендә Республика Конституциясе кабул ителде.

Туксанынчы еллар күптән артта калды, хәзер Республика көне суверенитетны түгел, ә туган якны, республика халкын, аның казанышларын искә алу бәйрәменә әйләнде. Республика мәдәни, фәнни, социаль, икътисади, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча илдә алдынгы урыннарда бара. Бүген республиканың машиналар төзү, ягулык-энергетика, нефть һәм газ эшкәртү тармакларының продукцияләре ил күләмендә әһәмияткә ия һәм, әлбәттә, чит дәүләтләрдән дә аларга сорау бар.

Башкортостан – илнең нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы төбәге дә. Ул үз халкын азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмый, ә иген, ит һәм сөт продуктларын читкә дә чыгара.

Моннан тыш, безнең мәдәният тә бик бай. Башкортстанда 160тан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Аларга үзләренең милли асылларын саклау һәм үстерү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Шулай ук төрле дин вәкилләре, төрле телләрдә сөйләшүче халыклар, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, үзенчәлекләрен хөрмәт итә. Әнә шул күптөрле булуыбыз, әмма бердәм булуыбыз белән дә бай без. Ил президены Владимир Путин да республикага сәфәрләренең берсендә: “Күптөрле мәдәнияте, дине, телләре һәм халыклар дуслыгы булган Русия судагы тамчы кебек Башкортстанда чагылыш таба”, – дигән иде.

Әйе, Башкортстан Русия өчен һәрвакыт ышанычлы төбәк булды. СССР дигән зур ил таркалган чакта да республика Русия дәүләтчелеге нигезен саклап калуга үз өлешен кертте.

Әлбәттә, республикада хәл итәсе проблемалар да бар. Алар да тормышка ашар. Иң мөһиме, илдә иминлек, тыныч тормыш булсын.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас