Яңалыклар
11 октябрь 2023, 16:14

Эшлекле очрашу нәтиҗәле булыр

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания эшлекле очрашу үткәрде.

Эшлекле очрашу нәтиҗәле булырЭшлекле очрашу нәтиҗәле булыр
Эшлекле очрашу нәтиҗәле булыр

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания эшлекле очрашу үткәрде. Алар икътисадта һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште.

Аслан Бжания Башкортстан халкына Республика көне белән котлау юллады һәм төбәкнең Абхазия белән күптәнге һәм ныклы элемтәләрен билгеләп үтте.

- Мин икенче тапкыр Башкортстанда. Уфа заманча һәм яшәү өчен бик уңайлы шәһәр кеебк тоела. Болар барысы да аның халкының хезмәт нәтиҗәсе, - диде Аслан Бжания. -Без мөнәсәбәтләрне ныгытырга телибез. Контактлар нәтиҗәсендә ачылачак потенциалны күрәм. Без үзара бәйләнешнең яңа юнәлешләре турында сөйләшергә әзер.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас