

11 октябрьдә Республика йортында Белоруссия премьер-министры Роман Головченко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашлыгында киңәйтелгән утырыш үткрделәр. Көн кадагында төп тема – хезмәттәшлекне ныгыту, социаль һәм икътисади өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру.
Очрашу алдыннан Роман Головченко Радий Хәбировка «За отвагу» медален тапшырды. Аның белән 1942 елда Башкортстанның Зианчура районы Новопетровское авылы кешесе Петр Фокинны бүләкләгән булганнар. Солдатның сөлдәләрен быел сентябрь аенда Белоруссиянең Витебск өлксендә алып барылган эзләү-казу эшләре нәтиҗәсендә тапканнар.
Төбәк җитәкчесе ел ахырына кадәр кызылармеецның кече Ватанында Петр Фокинга һәйкәл урнаштырылачагын һәм аны ачу тантанасында әлеге медальнең туганнарына тапшырачагын әйтте.
Бүген Башкортстанда 50дән артык сәүдә объекты белорус продукциясен сату белән шөгыльләнә. Июньдә узган Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы кысаларында Уфаның тарихи үзәгендә бай ассортиментлы - меңгә якын товар позициясе булган яңа азык-төлек кибете«Белорусские продукты»ачылды. Гомельнең кием тегүгә махсуслашкан “Коминтерн” компаниясе белән партнерлык та җайга салынган. Уфада аның Русиядә беренче фирма кибете ачылачак.
Радий Хәбиров Башкортстан җирендә зубрларны үрчетү эше турында да сөйләде. Хәзерге вакытта “Морадым тарлавыгы” табигый паркында 9 зубр яши. Агымдагы елның 30 ноябренә кадәр Башкортстанга Белоруссиядән тагын 9 зубр кайтару планлаштырыла.