Яңалыклар
11 октябрь 2023, 13:57

Бәйрәмең белән, республика!

11 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.

Бәйрәмең белән, республика!Бәйрәмең белән, республика!
Бәйрәмең белән, республика!

11 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.

- Кадерле ватандашлар! Сезне дәүләт бәйрәмебез – Башкортстан Республикасы көне белән котлыйм! Биредә бүген безнең белән тугандаш илләр һәм Русия төбәкләре делегацияләре. Без дуслыгыбызны һәм тыгыз хезмәттәшлегебезне бик кадерлибез. Бүген залда Абхазия Президенты Аслан Бжания һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко да бар.

Бүген мин ватандашларыма, үз тормышларын республика белән бәйләгән һәркемгә рәхмәт белдерәм!

Иң яхшылар анда - алдынгы сызыкта. Алар Русия, хакыйкать өчен батырларча көрәшә. Ә без монда ышанычлы тылны ныгытабыз, туган якның чәчәк атуы өчен эшлибез. Без инде йөзгә якын гуманитар конвой җибәрдек, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә федераль һәм республика күләмендә ярдәм күрсәтелә, - диде Радий Хәбиров үз чыгышында.

Җыелышта катнашучылар махсус хәрби операция вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы республика руханиларына - протоиерей Виктор Ивановка һәм имам Хәмзә хәзрәт Хафизовка махсус хәрби операция вакытында күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

- Мин бүген Башкортстан җирендә булуыма һәм бу бәйрәмне сезнең белән бергә үткәрүемә шат. Башкорт халкының тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташа һәм бөтен озынлыгында гаделлеккә һәм иреккә омтылыш белән тыгыз бәйләнгән. Нәкъ менә шушы омтылыш Абхазия һәм Башкортстан язмышларын бәйләде. Бүген безнең арада эшлекле, гуманитар һәм мәдәни элемтәләр үсә, алар алга таба да ныгый барачак, - дип котлады Республика көне белән Башкортстанның күпмилләтле халкын Абхазия Президенты Аслан Бжания.

Тантаналы чара Башкортстан сәнгать осталарының бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас