Яңалыклар
11 октябрь 2023, 10:28

Бүген Башкортстанда республика көне

Республика көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания курай моңы астында Шәехзадә Бабич һәм Салават Юлаев һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Бүген Башкортстанда республика көнеБүген Башкортстанда республика көне
Бүген Башкортстанда республика көне

Республика көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания курай моңы астында Шәехзадә Бабич һәм Салават Юлаев һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл 2019 елда телеүзәк каршында урнаштырылды. Аның авторы - скульптор, Русиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Монументның биеклеге 6 метр.  

Башкорт халкының милли герое Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елда ачылды. Ул скульптор Сосланбәк Тавасиев проекты буенча эшләнгән. Скульптор 1970 елда бу эше өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек булган.

Русиядә һәм Европада иң зур атлы һәйкәл Ленинградның “Монументскульптура” заводында коелган,ул 10 метрлы постамент һәм 9,6 метрлы статуядан тора.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас