Яңалыклар
9 октябрь 2023, 09:35

Ә анда кар яуган!

Күп тә үтмәс, җитәрбез кышка да.  

Ә анда кар яуган!Ә анда кар яуган!
Ә анда кар яуган!

 

Күп тә үтмәс, җитәрбез кышка да.

 

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә 8 октябрьгә каршы төндә беренче кар яуган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Русиянең төньяк башкаласында җилнең тизлеге 23 м/с кадәр җиткән, яңгыр һәм кар яуган. Ленинград өлкәсенең кайбер торак пунктларында, һава торышы начар булу сәбәпле, электр энергиясе сүндерелгән.

Сүз уңаеннан, төньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава торышында кискен үзгәрешләр көтелүен Гидрометеоүзәк хәбәр иткән иде инде. Мондый һава торышы атна башында да сакланачак.

Фото: stranabolgariya.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас