

Хәрби хезмәткәрләр өчен адреслы ярдәм БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан, республиканың 16 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук иҗтимагый оешмалар: Дуван районы чик буе гаскәрләре ветераннары, Уфа шәһәренең "Иптәшләр" хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлекләре исеменнән озатылды.
Колонна 58 кешедән һәм 32 берәмлек техникадан, шул исәптә, 23 автофургон, 1 йөк автотралы, 8 автомобильдән тора.
Йөк эчендә 29 автомобиль, квадрокоптерлар, тепловизиорлар, рацияләр, су мичкәләре, 300 кубометрга якын агач материаллары, утын, мичләр, электр корылмалары, маскировка челтәрләре, төзелеш материаллары, кораллар, туклану продуктлары, эчәр су, кием-салымнар, дарулар, шулай ук туган-тумачалар посылкалары бар.
"Республика егетләребезгә ярдәм итә һәм алар җиңү яулап кайтканга кадәр ярдәм итәчәкбез дә",- дип белдерде БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары И.Х. Сәгыйтов