Яңалыклар
6 октябрь 2023, 07:46

Ирәмәлгә онлайн менеп булачак

Ничек дисезме?

stylishbag.rustylishbag.ru
stylishbag.ru

Биеклеге 1582 метрлык Зур Ирәмәл тавы Көньяк Уралның кешеләргә менү мөмкинлеге булган иң югары ноктасы дип санала.  

Ел саен унар мең турист аның башына күтәрелә. Хәзер исә Ирәмәл түбәсенә онлайн та менәргә мөмкин. Николаевка-Зур Ирәмәл-Түлүк маршруты буенча 40 километрлы юлны Яндекс.Карта ярдәмендә “үтәргә” була.

1273 панорамалы рәсем авыллар аша йөрергә, маршрутны үтәргә, Ирәмәл тавыннан ачылган хозурлык белән сокланырга мөмкинлек бирә. Шулай ук аның ярдәмендә машиналар кую урынын, чишмәләрне, яшәү урыннарны өйрәнергә була.

“Хәзер тауга сәфәр кылыр алдыннан маршрутны өйрәнергә, юлны алдан билгеләргә мөмкин”, – ди Башкортстанның аеруча сакланучы табигать территорияләре буенча дирекция директоры Таһир Бәдретдинов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас