Яңалыклар
6 октябрь 2023, 11:18

Без сезнең белән горурланабыз!

Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 6 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга республиканың дәүләт бүләкләре тапшырды. Медальләр һәм мактау грамоталарын мобилизацияләнгәннәр һәм үз теләкләре белән СВОга кушылучылар алды. Әле алар барысы да туган якларына кыска вакытлы ялга кайткан.

Төбәк җитәкчесе сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә бердәмлек һәм патриотлык өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Дәүләт бәйрәме – Башкортстан Республикасы көне алдыннан – якташлар исеменнән сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Без сезнең белән бик горурланабыз! Тоташ республика сезнең батырлыгыгызга тиңләшә. Сезне өйдә ышаныч һәм өмет белән көтүче гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклык, батырлык телим, –  диде Радий Хәбиров.

Ул республика сугышчыларга тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, дип өстәде.

– Күбегезне мин шәхсән беләм. Кайсыбер инде елдан артык үзләренең сугышчан бурычларын үти. Безнең төп теләгебез – өйгә исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Генерал Шәйморатов медален горурлык белән йөртүегезне үтенәм. Бу безнең төп бүләкләребезнең берсе.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас