Яңалыклар
6 октябрь 2023, 12:23

Автобуслар юлга чыкты

Юлларында яшел утлар гына янсын. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башавтотранс”ка яңа 50 “НЕФАЗ” автобусларының ачкычын тапшырды.

Күп кеше сыйдырышлы мондый машиналар Республика көне алдыннан Уфа халкы өчен яхшы бүләк булачак, дип билгеләде төбәк җитәкчесе. Автобуслар 226нчы маршрут буенча – “ДОК”тан “Меги”га кадәр йөриячәк. Бу юнәлеш буенча пассажирлар аеруча күп йөри, көн саен 25 меңгә якын кеше шушы юлдан үтә.

– Без проблемалы юнәлешләрне җайлап хәл итәбез. Шәһәр үсә, киңәя һәм кешеләрнең җәмәгать транспорты белән куллануы яхшы. Якын арада тагын 250 автобус көтәбез. Аларны республика авылларын һәм шәһәрләрен хезмәтләндерүгә җибәрәчәкбез, – ди Радий Хәбиров.

Әйтергә кирәк, яңа машиналар “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында сатып алынган. 2019 елдан алып, “Башавтотранс” өчен федераль һәм республика бюджетлары исәбеннән 1130 автобус сатып алынган.

 

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас