Яңалыклар
5 октябрь 2023, 07:25

Сез һәр авылны урап чыгарга тиеш

Радий Хәбиров яңа депутатларга бурычлар куйды. 

Бүген, 5 октябрьдә, җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайның беренче утырышы үтте.

Пленар утырышта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул җиденче чакырылыш депутатларын котлап: “Сайлау кампаниясенә бәйле борчылулар артта калды, хәзер киеренке һәм бик җаваплы эш башлана”, – диде.

Аның әйтүенчә, бу юлы депутатлар корпусы шактый яңарган. Һәм, җәмгыятьтә, икътисадта, гомумән, республиканың бар тармакларында барган үзгәрешләрне исәпкә алганда, бу – табигый хәл.

– Һәр буын, һәр чор депутатларының – үз миссиясе, үз бурычлары. Беренче чакырылышлар базар икътисадына күчү шартларында Башкортстанның яңартылган законнарының каркасын эшләде. Аннан соңгы чакырылышлар аларны федераль законнарга яраклаштырды. Сезнең чакырылышның бурычы – республиканың киләчәк үсешенең законнар нигезен камиллләштерү, – дип аңлатты төбәк җитәкчесе.

Ул депутатларны халык белән тыгыз эшләргә, урыннарга чыгып, проблемаларны хәл итәргә чакырды.

– Сез һәр авылны урап чыгарга, мөмкин кадәр һәр ихатада булырга тиешсез. Кешеләргә депутатлар һәм, гомумән, власть эшчәнлеге турында сөйләргә кирәк, – диде Радий Фәрит улы. Аның сүзләренчә, депутатлар сайлаучылар һәм власть арасын бәйләүче булырга, кешеләрнең проблемаларын власть органнарына җиткерергә һәм аларның хәл ителүенә ирешергә тиеш.

– Катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә федераль коллегаларыгызны – Дәүләт Думасы депутатларын ешрак җәлеп итәргә чакырам. Шулай ук Дәүләт Җыелышы нигезендә “Дәүләт Думасы – Корылтай – райсовет – авыл советы”ның вертикаль бәйләнешен гамәлгә кертергә тәкъдим итәм, – диде төбәк Башлыгы.

Ул яңа чакырылыш депутатларына: “Сезгә безнең балалар һәм оныклар яшәячәк “Башкортстан 3.0” нигезен салырга туры киләчәк. Безгә кыюрак булырга, үз көчебезгә ныграк ышанырга һәм бердәм команда булып эшләргә кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас