Яңалыклар
4 октябрь 2023, 07:31

Улын югалткан ана СВОга китә

Ләкин аны шунда ук хезмәткә алмыйлар...

https://vk.com/bashbathttps://vk.com/bashbat
https://vk.com/bashbat

Башкортстанда яшәүче ханым, улы үлгәннән соң, махсус хәрби операциягә юллана.

“Башкорт батальоны” телеграм-каналы хәбәр итүенчә, әлеге хатынның улы узган елның маенда махсус хәрби операциядә һәлак була. Шуннан соң ханым үзе хәрби операция зонасына барырга карар итә. Әмма, махсус белемең юк дип, аны тәүдә алмыйлар. Ләкин үз алдына максат куйган хатын ярты юлда туктап калмый: ул хәрби кухня ашнакчысы һөнәрен үзләштерә. Аннары хәрби контракт төзи.

Улын югалткан ананың үз якташлары белән бергә хезмәт итәсе килә. Тик “Башкортостан” мотоукчылар полкына эләгә алмый. Хатынның проблемалары турында республика башлыгы Радий Хәбировка мәгълүм була. Нәтиҗәдә, аның киңәшчесе Алик Камалетдинов ханым белән очраша һәм аның үзебезнең полкка күчүенә булышлык итә.

– Ниһаять, күпме айлардан соң, мин үзебезнең полкта. Барысы да яхшы булачак. Без җиңәчәкбез! – ди ханым.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас