Яңалыклар
3 октябрь 2023, 11:55

Укытучылар турында саннар ни сөйли?

Мәктәп укытучыларының 89 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.

Укытучылар турында саннар ни сөйли?Укытучылар турында саннар ни сөйли?
Укытучылар турында саннар ни сөйли?

5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләнә. Башстатның 2022-2023 уку елы мәгълүматларына караганда, Башкортстанның мәгариф өлкәсендә 115 мең хезмәткәр эшли (республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләрнең гомум саныннан 12%). Аларның 32,6 меңе — мәктәптә, 4,4 меңе — урта махсус уку йортларында, 4,6 меңе — югары уку йортларынд белем бирә. Педагогларның 91% югары белемгә ия.

Мәктәп укытучыларының күпчелеген (89%) хатын-кызлар тәшкил итә. Урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары арасында хатын-кызлар — 79%, югары уку йортларының профессор-укытучылары арасында 60%.

 

Фото: nyafoto.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас