

Башкортстанның Бөтенрусия дәрәҗәсендәге форум, конференция, күргәзмә, фестивальләр мәйданы булып китүенә инде күнегеп тә барабыз кебек. Яшәешебезнең төрле өлкәләрен иңләгән мондый чаралар республиканың абруен күтәрүгә, икътисади-социаль һәм рухи-мәдәни үсешкә уңай йогынты ясый.
Бүген Акмулла университетында Русия Федерациясенең “Дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы һәм җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгы кысаларында “Регионның тотрыклы үсешен тәэмин итүче фактор буларак Башкортстан республикасында тел сәясәте” дип аталган ике көнлек төбәкара фәнни-практик конференция ачылды. Ул “Минем туган телем” программасы кысаларында да бара.
Конференция ЮНЕСКОның Русия буенча комиссиясе, РФның милләтләр буенча Федераль агентлыгы, республиканың мәгариф һәм мәдәният министрлыклары һәм Акмулла университеты тарафыннан оештырылды. Анда ил һәм халыкара танылу алган Кытайдан, Һиндстан, Пакистан, Мәскәү, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Калмыкстан, Хакасия, Ингушстаннан галимнәр, республиканың фән һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, укытучылар катнашты.