

Иртәгә, ягъни 4 октябрьдә, сәгать 10.30-10.44 халыкка үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасының торышы тикшереләчәк.
Гадәттән тыш хәл булганда "Бөтен кешегә дә игътибар!" сигналы 5 минутка кадәр электр сиреналары, көчле тавышлар һәм сәнәгать предприятиеләренең гудоклары, телевизир һәм радио аша биреләчәк.
Бу вакытта телевизордан гадәти тапшырулар урынына хәбәр итү системасының әзерлеген тикшерү турындагы мәгълүмат күрсәтеләчәк.
Сирена тавышы ишетүгә борчылмагыз, зинһар! Тынычлык саклагыз һәм әлеге тикшерү эшләрен аңлап кабул итегез.