Яңалыклар
29 сентябрь 2023, 13:03

Ватан сакчыларын бүләкләделәр

Бүген, 29 сентябрьдә, "Ватанны яклаучылар" дәүләт фонды филиалында махсус хәрби операция сугышчыларын һәм ветераннарын Шәйморатов исемендәге медаль белән бүләкләделәр.

Ватан сакчыларын бүләкләделәрВатан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр

Дәүләт бүләкләрен Башкортстан җитәкчесе исеменнән фонд филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина тапшырды. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгән 18 батыр сугышчыга медальләр тапшырылды.
Котлаудан соң Гөлнур Колсарина фондның махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән эшләре белән таныштырды. 4 айда филиалга республикада 5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең төп темалары - ярдәм күрсәтү чараларын тәгаенләү, сугыш хәрәкәтләре ветераны танытмасын алу, юридик ярдәм, махсус хәрби операциядә катнашуга бәйле акчалата түләүләр, медицина ярдәме һәм башка мәсьәләләр. Мөрәҗәгатьләрнең барысын да фонд филиалы белгечләре һәм социаль координаторлар контрольгә ала.
Бүген дә һәр сугышчы фонд филиалы белгечләренә кызыксындырган сорауларын бирделәр, мөрәҗәгатьләрен калдырдылар.

Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Ватан сакчыларын бүләкләделәр
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас