Яңалыклар
28 сентябрь 2023, 04:42

Яңгыр явачакмы?

Ә бит болытлар күренгәли бу көннәрдә. 

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 28 сентябрьдә, республикада һава +13, +18 градускача җылыначак, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Алдагы ике көндә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк, диләр күк канцеляриясе  белгечләр. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узуы ихтимал.

Гомумән алганда бу атнадагы һава торышын салкынрак һава массалары билгеләячәк. Һава температурасы төнлә +4, +9° градускача түбәнәячәк, урыны белән кырау төшүе фаразлана. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас