

Башстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның узган 7 аенда республикада җәмгысе 20502 бала туган, 27969 кеше бакыйлыкка күчкән. Шулай итеп төбәктә табигый кимү 7467 кеше тәшкил иткән. Ягъни 1000 кешегә 3,1 кеше азайган дигән сүз.
Башкортстанның 47 муниципалитетында хәлләр республика буенча уртачадан начаррак, ә калган 16сында яхшырак булып чыккан.
Быел иң күп кешесен Борай районы югалткан. Анда мең кешегә 13, 2 кеше туры килә.Шулай ук Федоровка (-11, 9), Краснокама (-9, 3), Ярмәкәй (-9) районнарында да хәлләр борчуга сала.
Табигый рәвештә арту исә Бөрҗән районында күзәтелә. Анда 1000 кешегә +4,6 туры килә. Шулай ук уңай күрсәткечләр Уфа (+1, 6), Әбҗәлил (+1,4), Баймак (-0,1) районнарында һәм Нефтекама шәһәрендә (-0,4) күзәтелә.