Яңалыклар
28 сентябрь 2023, 15:19

Берьюлы өч ир-егетне соңгы юлга озаттылар...

Алар барысы да СВОда катнашкан.

https://vk.com/neftcity_admhttps://vk.com/neftcity_adm
https://vk.com/neftcity_adm

26 сентябрьдә Нефтекама шәһәрендә берьюлы өч ир-егетне соңгы юлга озаттылар. Алар барысы да махсус хәрби операция зонасында һәлак булган.

Шәһәр хакимиятенең социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә хәбәр ителүенчә, хушлашу тантанасы Нефтекама дәүләт филармониясендә үткән.

Рядовой Булат Габдрахманов 1983 елда Нефтекамада туган. Мәктәптән соң һөнәри колледжда, аннары Башкорт дәүләт университетында укыган. Якыннары һәм дуслары хәтерендә ул тәрбияле, тырыш һәм ачык егет булып истә калачак...

Сержант Альберт Латыйпов 1989 елда туган. 2022 елның июлендә Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм Доставалов исемендәге батальонга кушылган.

Рядовой Анатолий Ямиев 1983 елда Калтасы районында туган. Армиядән соң контракт буенча хезмәт иткән. Чечен республикасы территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Шәһәрнең сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы әгъзасы булган.

Сугышчыларны соңгы юлга озатырга бик күп нефтекамалылы җыелган иде.

 

 

 

 

https://vk.com/neftcity_adm
https://vk.com/neftcity_adm
https://vk.com/neftcity_adm
https://vk.com/neftcity_adm
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас