

Бүген машина төзүчеләр көне!
Үзенең һөнәри бәйрәмен республиканың йөзгә якын предприятиесендә эшләгән 72 мең эшче бәйрәм итә. Аларга котлау сүзләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та җиткерде.
“Квалификацияле эшчеләр һәм инженерлар, нәтиҗәле идарәчеләр хезмәте өлкәнең үсешен тәэмин итә, яңа продукция төрләре җитештерү буенча масштаблы проектларны тормышка ашырырга, заман технологияләрен кертергә, импротны алмаштыру программасын һәм дәүләт оборона заказларын үтәргә булыша.
Башкортстан предприятиеләре продукциясе ил һәм дөнья базарында лаеклы урын били. Яктырту корылмалары чыгару, прицеп һәм ярымприцеплар, автотранспорт чаралары өчен кузовлар чыгаруда республика лидерлар арасында. Автобуслар җитештерүдә беренче өчлеккә керә.
Югары күрсәткечләргә ирешүне безнең машина төзү лидерлары - “ОДК-Уфа мотор төзү берләшмәсе”, Күмертау авиация җитештерү предприятиесе, “НефАЗ”, “Туймазы автобетоновозлар заводы”, “Гидравлика”, “ОЗНА” компанияләре төркеме тәэмин итә.
Чын йөрәктән машина төзүчеләргә һәм өлкәнең ветераннарына туган республиканың үсешенә, Ватаныбызның икътисади һәм оборона көчен ныгытуга саллы өлеш керткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм.
Яңа профессиональ уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә һәм йортыгызга иминлек телим!”-диде төбәк Башлыгы.