Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 сентябрь 2023, 17:58

Гран-прины кем алды?

Башкортстанда I Халыкара геология чемпионаты гөрләп узды. “Патриот” паркында үткән тантаналы ябу чарасында җиңүчеләрне котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Гран-прины кем алды?
Гран-прины кем алды?

16-22 сентябрьдә Башкортстанда I Халыкара “ГеоВызов” геология чемпионаты узды. Чара Русия һәм БДБ илләренең геология хәрәкәте вәкилләрен – күренекле галимнәрне, белгечләрне, шулай ук урта, махсус һәм югары уку йортлары студентларын берләштерде. Катнашучылар арасында Русиянең 13 төбәгеннән һәм Казахстаннан командалар бар иде. Барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Гомумән алганда, чемпионат кысаларында 11 тематик ярыш, проектларны яклау һәм әйдәп баручы экспертлар белән эшләү булды. Ярышлар Чишмә районының “Патриот” паркында, шулай ук Архангель, Ишембай һәм Гафури районнарында узды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров та “Геовызов”та катнашучылар белән очрашты. 22 сентябрьдә Чишмә районының “Патриот” паркы базасында масштаблы чараны ябу тантанасы узды. Ул барабан шоуы һәм "Алтын гасыр" номерыннан башланды. Хөрмәтле кунаклар арасында Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова булды. Алар чемпионатта катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров мөрәҗәгать итте. - I Халыкара геология чемпионаты "ГеоВызов" ның Башкортстанда узуы очраклы түгел. Безнең республикада көчле геология мәктәбе бар, ә Башкортстан файдалы казылмаларга бай, - диде ул. Зариф Байгускаров шулай ук Русия Дәүләт думасының Экология, табигый ресурслар һәм тирә-як мохитне саклау комитеты рәисе Дмитрий Кобылкин исеменнән сәламләү сүзен укыды. Чарада катнашучыларга видеоэлемтә буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Дмитрий Олейник мөрәҗәгать итте. - Бүген сезнең һәрберегез җиңүче. Беренче чиратта - үз-үзен җиңгән кеше. Һәм сез инде 7 көн элек бу чемпионатка килгәннәр түгел, сез алга таба бер адым ясаганнар. Бу адым - зур, һәм мин сезнең һәрберегез өчен бик шат, - диде ул. "ГеоВызов"ның Гран-приен Санкт-Петербург тау университетының "Геоюниверс" командасы алды. Беренче урынны Казан федераль университетының “Геобарслар” командасы һәм Уфа Фән һәм технологияләр университетының “Нанесённые ветром” командалары бүлеште. Икенче урында - Урал дәүләт тау университетының "Разведка молотком" командасы, ә өченче урында - Көньяк Урал дәүләт университетының "Взрывные самоцветы" командасы.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: