Бүген шәһәр урамнарында гына түгел, авылларда да машиналар күзгә күренеп арта. Һәр ихата саен булмаса да, икесенең берсендә җиңел автомобиль бар. Байтак гаиләләрдә әле берничәшәр. Шәһәрләрне әйтеп торасы да түгел: кайсыбер көннәрдә бөкеләрнең озынлыгы километрларга сузыла.
Автомобильләргә хаклар арта барса да, бензин кыйммәтләнә торса да, шәхси машинадан баш тартучыларның кимегәне юк әле. Машина күплеге бүген глобаль проблемага әверелеп бара. Автотранспортның планетаны пычратуын, кеше организмына әйтеп бетергесез зыян салуын һәрберебез беләбез. Сулар һавабыз пычрануының 90 проценты машиналарга туры килә. Иң кызганычы, дөньяда автомобильләр аркасында көн саен 3 мең кеше үлә, ә һәр минут саен конвейердан бер яңа “үтерүче автомобиль” чыга – статистика шулай ди...
Әлбәттә, бүгенге заманда машиналардан тулысынча баш тартып булмый. Шулай да, елына бер булса да, кешеләрнең әлеге проблемага игътибарын ныграк җәлеп итү максатында ел саен 22 сентябрьдә дөньяда автомобильсез бер көн үткәрелә.
Әлеге акциянең кайсы илдә барлыкка килүе турында төгәл мәгълүмат юк. Беренче чаралар нефть кризисы чорында башланган. Мәсәлән, 1973 елда Швейцариядә ягулык кризисына бәйле ил власте гражданнарын дүрт көнгә машиналардан баш тартырга чакыра. 1990нчы елларга кадәр әле теге, әле бу илдә автомобильсез көннәр үткәрү очраклары була. Әмма ул вакытта бу күренеш киң таралу алмый. Әлеге проблемага ныклап 20 елдан соң әйләнеп кайталар. 1994 елның декабрендә Испаниядә конференция вакытында Америка сәясәтчесе, урбанистика һәм транспорт буенча белгеч Эрик Бриттон дөньяда Автомобильсез бер көн үткәрү идеясен әйтә. Бу тәкъдим башта артык хуплау тапмый. 1995 елда “Бөтендөнья машинасыз бер көн” берләшмәсе төзегәч, карашлар үзгәрә. Беренче тапкыр 1997 елда Бөекбританиядә Машинасыз бер көн акциясе дәүләт дәрәҗәсендә үтә. Тагын бер елдан Франциядә шундый чара оештырыла. 2001 елга инде дөньяның 35 илендә меңнән артык шәһәр рәсми рәвештә әлеге хәрәкәткә кушыла.
Русиядә Автомобильсез бер көн беренче тапкыр 2005 елда Белгородта үтә. Аңа Түбән Новгород кушыла. Ә Мәскәүдә ул 2008 елда гына оештырыла. Бу көнне ил башкаласында җәмәгать транспортында йөрү хакы түбәнәя, ә властьлар автомобильчеләрне бер көн булса да эшкә шәхси машинасыз барырга чакыралар. Әйтүләренчә, әгәр Мәскәү водительләре бер көнгә генә булса да машинадан баш тартсалар, атмосферага очырылган зыянлы матдәләр күләме 2,7 мең тоннага кимрәк булыр иде.
Уфада әлеге акция 2009 елдан үткәрелә. Республиканың Экология министрлыгы мәгълүматы буенча, Уфада пычратучы матдәләрнең 35 проценттан артыгы автомобильләргә туры килә. Бездә соңгы елларда бу акция “Эшкә велосипедта” девизы астында уза.
Ләкин чынбарлык күрсәтүенчә, терәлеп торган кибеткә дә җәяү йөрү турында онытканнар машинадан баш тартырга ашыкмый. 20 ел стажлы водитель Илшат: “Мин үземне машинасыз күз алдына китерә алмыйм, алай да бер көнгә генә баш тартырга була инде”, – ди. “Минем эшкә барып җитү өчен җәмәгать транспортын озак көтәргә кирәк, ә таксида йөрү кыйммәткә чыга”, – ди таныш ахирәтем. Икенчесе: “Әгәр балалар бакчасы, мәктәп якында булса, минем өчен машинаның көн дә кирәге юк. Әмма ерак арага барырга, авылга кайтырга туры килсә, бәләкәй балалар белән иң яхшысы – машинада”, – ди. Өченчесе исә: “Бер көнлек акцияләрнең нәрсәнедер үзгәртә алуына шикләнәм. Проблема бар икән, аны югарыда хәл итәргә кирәк. Ә теләге булган кеше болай да җәяү дә, велосипедта да йөри”, – дигән фикерен җиткерде.
Әлбәттә, күпме кеше – шулкадәр фикер. Шулай да машинаны ара-тирә велосипедка яки җәяү йөрүгә алмаштыруның файдалырак булуын берәү дә инкяр итә алмый. Елына бер тапкыр булса да...