

Быел Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге каршында “Текә татар” дигән яңа проект ачылды. Үзенең форматы, аралашу ысулы, темасы белән бик кызыклы булып чыкты һәм бик күп уфалылар күңеленә хуш килде ул. Инде менә шул ук форматта “Бәдән ни дәшә?” дип исемләнгән тагын бер проект тәкъдим ителде. Авторы- психолог Гөлшат Сафина.
“Бисмилла” әйтеп башлаган беренче чарада табиб Гөлнур Нигъманова....чыгыш ясаган иде. Чираттагы сөйләшүгә исә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, Республика клиник инфекция дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов килде. Очрашуның темасы - “Сезонлы йогышлы авырулардан ничек сакланырга?” Әлеге вакытта аеруча актуаль булган бу мәсьәлә медицина һәм психология күзлегеннән тикшерелде. Азат Мөнир улы табиб буларак үз тәҗрибәсеннән һәм күзәтүләреннән чыгып киңәшләрен бирсә, Гөлшат Нәүфәл кызы психологик сәбәпләрне барлады.
Йогышлы авырулардан саклануның иң ышанычлы ысулы дип вакцинация саналуын барыбыз да яхшы беләбез. Һәм медицина өлкәсендә күпьеллык стажы булган табиб та сүзне шуннан башлады.
-Кызганычка каршы, безнең җәмгыятьтә “антиваксерлар” күбәйде. Интернетта таратылган төрле мәгълүматларны укыйлар да, прививкаларга каршы чыгалар. Бигрәк тә яшь аналарга хас бу. Күп еллар дәвамында булдырылган “прививкалар календарен”дагы тиешле вакциналарны кадатудан да баш тарталар. Һәм нәтиҗәдә балаларына зур зыян салалар.
Мисал өчен, ике атнада безнең дәваханәдә коклюш белән авырган 33 бала ятты. Нинди чир бу? Татарчага тәрҗемә итсәк, йөз көнлек ютәл дип атала. Бума ютәл. Баланың тын алуы югалып кала хәтта. Шул чакта бөтенләй китеп барырга да мөмкин. Һәм менә балалар шуның белән авырый. Дәвалаганнан соң аякка басып, хәл кереп чыгып китсәләр дә, ютәлләре озак вакыт даими кабатлана. Аналары куркалар да кабат безгә киләләр. Сез дәвалап бетермәдегез, сез гаепле, диләр. Ә бит шушы балаларның берсенә дә коклюштан вакцинация эшләнмәгән! Ни өчен? Һәм монда кем гаепле? Ә бит прививка ясатылган булса, авырган очракта да алар чирне күпкә җиңел үткәрер иде. Шул ук хәл грипп һәм аңа каршы прививкалар белән дә килеп туа,– дип ачынып сөйләде табиб.
Сөйләшүнең төп темасы булган сезонлы йогышлы чирләрне санаганда без ОРВИ һәм гриппны гына күз уңында тота алмыйбыз, билгеле. “Таҗлы зәхмәт” – коронавирус бар бит әле. Ул каядыр үтеп китмәде, ул безнең арада калды. Өстәвенә, янә яңа төре тарала дип котны алалар.
Бу җәһәттән Азат Мөнир улы хроник авырулары булганнарга һәм өлкән яшьтәгеләргә үзләрен саклау максатында прививка турында уйланырга киңәш итте. Һәм гадәти саклану чараларына да игътибарны арттырырга, дөресрәге, яңадан искә төшерергә чакырды.
-Нәрсә-нәрсә, ә кулларны юарга өйрәтте безне коронавирус. Ел дәвамында эче авыртып килгән бер чирле дә булмады. Соңгы вакытта халык йомшарып китте. Кулларны элеккечә юмыйбыз. Шуңа күрә ротовирус инфекциясе, эч китеп авырулар белән дә килә башладылар. Сезонлы йогышлы чирләр чорында бу гадәтне янә исегезгә төшерегез!- диде ул.
Психосоматика (җан һәм тән бәйләнеше юнәлеше) күзлегеннән караганда, безнең авырулар тышкы факторлар (микроблар) нәтиҗәсе генә түгел, ә эчке факторлар (психикада булган эмоцияләр һәм процесслар) нәтиҗәсе дә булып тора. Бу җәһәттән еш салкын тию сәбәпләренә Гөлшат Сафина ачыклык кертте. Акча табу, эш белән артык мавыгып, якыннарыбызны тиешле игътибардан, гади генә җылы сүзләрдән мәхрүм итү аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Ә бит кайбер кешегә бер җылы сүз дә җитә. Психологның әлеге фикерен Азат Мөнир улы да җөпләп куйды.
-Яңа гына бер статистика укыдым. Хатыннары үбеп эшкә озаткан ирләр 10 елга озаграк яшиләр икән. Хөрмәтле хатын-кызлар, моны хәтерегезгә салып куегыз, - дип көлдереп алды ул тыңлаучыларны.
Әнә шул рәвешле аралашу гади һәм җылы мохиттә узды.
**
Психология күзлегеннән салкын тиюдән кеше үзен ничек саклый ала булып чыкты соң?
Беренче карашка бу әллә ни кыен да түгел кебек. Даими үзгәрешләр кабул итү һәм алга барырга әзерлек белән беррәттән тормышка сөенә белергә, адекват рәвештә үзеңнең проблемаларыңны барлап, негатив уйлар боҗрасын өзәргә өйрәнергә, арыганда үзеңдә гаеп хисе тоймый гына ял итә белергә кирәк. Әмма һәрвакыттагыча “әмма”ләр күп.
“Ял итү” дигән сүзләрне ишетү белән аудитория буйлап җиңелчә җанлылык дулкыны үтте. “Татарда ял итү культурасы гомумән юк бит ул!”- диде бер тыңлаучы. Икенчеләре аның сүзен күтәреп алды. “Эт ялкавы диярләр”, “эшең беттемени, нишләп ятасың, диярләр” ... Әйе, шушы сүзләрдә үскәнбез инде без. Әмма уңганлыгыбыз гына түгел, сәламәтлегебез дә ял итә белүгә бәйле икән бит.
Үз -үзеңнән канәгать булмау. Шулай ук теге яки бу хәлне кире кагу урынына аны кабул итеп, аның белән бергә алга бару күнекмәсен өйрәнү дә яхшы булыр.
Психосоматиканы ничек тизрәк җиңәргә? Төгәл сәбәпкә эләгергә һәм психологик техниканы дөрес сайларга кирәк. Мәсәлән, ОРВИ яки грипп белән чирлисез, ди. Йоктырып кайтып, чирләп яту турында түгел сүз. Ә бер чирләдегез, ике атна үтте тагын чирләдегез... Бер ай үтте тагын чирлисез! Монда үзегезгә “Сәбәбе нидә соң?” дигән сорауны биреп карарга вакыт. Ә сәбәп иммунитет түбән булу гына түгел. Шушы сорауга җавап тапсагыз, савыгуга дөрес юл булыр.
- Җан һәм тән аерылгысыз. Грипп белән авырыйсыз икән, мотлак табибка мөрәҗәгать итәргә, анализлар бирергә кирәк. Һәм параллель рәвештә, әлбәттә, психологик сәбәпләрне дә ачыкларга тырышырга кирәк, - диде Гөлшат Нәүфәл кызы.
Очрашу тәмамланды. Чыгыш ясаучылар да, катнашучылар канәгать калды.
-Минем күптән татар телендә чыгыш ясаганым юк иде. Шул сәбәпле аеруча нык дулкынландым. Әмма шул ук вакытта әлеге орчашу, туган телемдә аралашу мөмкинлеге булу бик ошады. Уңышлы һәм гомерле проект булыр дип уйлыйм, - диде хушлашыр алдыннан Азат Мөхәммәтҗанов.
Әйе, бүгенге көндә радио-телевидение дә, гәзит- журналларда да сәләмәтлеккә бәйле тапшырулар, язмалар, мәкаләләр бихисап. Әмма ни хикмәт, аларның күплеге бәрабәренә авырулар саны кимеми. Яше дә, карты да чирләвен дәвам итә.
-Мин бу хакта элек тә уйлана идем. Ә психологка укып чыккач, тагын да тирәнрәк уйлана башладым. Медицина белән психология, җан белән тән –алар бер бит. Һәм тәнне аерым чирләрдән коткарып, җан чирләренә игътибар итмәү дөрес түгел. Шуны уйлап, Альфред Дәүләтшинга Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән “Бәдән ни дәшә” дигән проектны ачып җибәрергә тәкъдим иттем. Ул аны кушкуллап каршы алды. Безнең максатларыбыз нәрсәдә? Беренчедән, бу үзенә күрә бер мәгърифәтчелек, халыкка белем тарату. Медицина һәм психология өлкәләрен кулланып, кешеләрне үз авыруларына каршы торырга өйрәтү. Икенчедән, татар зыялыларын, татар табибларын күрсәтү, аларны берләштерү. Ә татарда табиблар бик күп. Алар бик дәртләнеп китәләр. Пациентларын кабул итүне гел рус телендә алып барсалар да, монда килеп татарча сөйлиләр. Һәм үзләренә бер рәхәтлек алып кайтып китәләр.
Шул рәвешле безнең проектның төрле яклап файдасы булыр дип өметләнәбез, - диде проект авторы.
Оештыручылар зур аудитория җыю максатын куймый. Бүлмә нибары 35 кешелек, бик тырышканда 40 кеше сыя. Шунда төрле оешма вәкилләре, төрле һөнәр ияләрен җыялар. Яшьләрне җәлеп итәргә тырышалар. Очрашулар аена бер үтәчәк. Чөнки “Текә татар” да бар бит әле. Ул да ай саен үтә. Нәтиҗәдә ике атнага бер шундый форматта җыелып, халыкны үстерә торган темага аралашулар күзаллана. Ә чарада булмаганнар сөйләшүне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең ютуб каналында аудиоподкаст форматында тыңлый ала. Аны Илдар Еникеев әзерләп чыгара. Әмма язмалар һәр очрашудан соң булмаячак. Чөнки темалар чыннан да киң аудитория өчен түгел.
– Неврология белән психология шулкадәр тыгыз бәйле. Иңсәләр таш булып ката, ниндидер авыр сөйләшүләрдән соң баш авырта дип дәваланырга неврологка баралар. Ә шул ук вакытта ул турыдан-туры психологиягә барып тоташа. Шуңа күрә алдагы очрашуларның берсе невролог белән булачак. Аннан соң физиотерапевт киләчәк. Ул таш булып каткан мускуллар белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәтәчәк. Һәм, әлбәттә, гинеколог та чакырылачак. Берәү генә түгел, хәтта берничә. Репродуктив яшьтәге хатын-кызлар өчен аерым, менопауза яшенә җиткәннәр өчен аерым очрашулар планлаштырабыз. Һәм инде кыз бала үстергән әниләр кызлары белән бергә киләчәк очрашу үткәрү нияте дә бар, - дип алдагы планнары белән бүлеште Гөлшат Нәүфәл кызы.
Йомгаклап әйткәндә, “Бәдән ни дәшә?” проектына багланган өметләр һәм төзелгән планнар аның озын гомерле булачагына ишарәли. Шулай була күрсен! Җаныгыз белән дә, тәнегез белән дә сәламәт булыгыз!
Эльмира Ибраһимова.
Халисә Мөхәммәдиева, “Рәйхан” клубы җитәкчесе.
–Монда сөйләнгәннәрне үзебез дә белгән сыман. Әмма шул белгәннәргә яңадан күзебезне ачтырып күрсәтәләр. “Менә карагыз, шушыны беләсез бит! Ни өчен эшләмисез?” диләр. Бу бик дөрес. Без бирегә үзебезне тыңларга өйрәнергә килдек. Мин үземнең психологик торышыма үзем анализ ясарга тиеш. Мин үземне яратырга тиеш, хәтта ки чиремне дә яратырга тиеш икән. Авыруларга каршы җан һәм тән бер булып каршы көрәшергә генә түгел, бу тормышта бер булып шатланып яшәргә тиеш!
Бик кирәк очрашу. Шунысы кызганыч, кеше күп җыела алмый. Киң аудиториягә үткәрелсә, тагын да файдалырак булыр иде. Әмма икенче яктан ул чакта аның эчтәлеге үзгәрер иде. Рәхәтләнеп якыннан сөйләшеп, җаваплар да алып булмас иде. Шуңа күрә бу аудитория бик оптималь дип саныйм. Килеп тыңлаган бер кеше барыбер йөз кешегә җиткерәдер. Туганына сөйли, дусына сөйли... Шулай тарала ул.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резеда Фәхруллина:
–Мин бу дөньяда әз яшәгән кеше түгел. Шуңа күрә бу очрашуда минем өчен ниндидер яңалык булды дип әйтә алмыйм. Әмма ләкин күп кирәкле мәгълүматны яңадан исемә төшердем. Һәм тагын бер тапкыр үземнең халәтем булсынмы ул, якыннарымның халәте булсынмы, мин дөрес анализлаганмын икән дигән нәтиҗә ясадым. Чирлиләр,нишләп шундый хәл килеп чыга? Шул моментларны дөрес аңлаганмын, анализлаганмын икән дигән уйга килдем. Һәм үземә тагын бер тапкыр ышандым.
Эльмира Сәрвәрова, табиб.
–Әлбәттә, мондый очрашулар барыбызга да кирәк. Актуаль темалар бик күп хәзерге вакытта. Шуларны ачып, халыкка җиткерү бик мөһим. Табиб булгач, монда килеп, табиблар чыгышын тыңлап, үземә яңалык алып китәләмме дигәндә, әлбәттә. Медиклар да кеше бит. Чирләр аларга да хас.