Яңалыклар
21 сентябрь 2023, 07:04

Энергетиклар сатуны чикләргә телиләр

Сезнең балаларыгыз энергетиклар эчәме?

tulskaya-pravda.rutulskaya-pravda.ru
Фото:tulskaya-pravda.ru

 Балигъ булмаганнар арасында энергетик эчемлекләр сатуны федераль дәрәҗәдә чикләргә кирәк, дип исәпли Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау буенча комитет рәисе урынбасары Сергей Леонов.

“Мондый закон кертелде. Әлегә ул каралмады. Минемчә, бу башлангычны ЛДПР фракциясе хуплар һәм мин 18 яшькә кадәргеләр арасында энергетик эчемлекләр сатуны чикләргә кирәк дип уйлыйм, чөнки алар сәламәтлеккә начар тәэсир итә, аеруча балалар өчен зыянлы, шуңа тыярга кирәк”, – ди депутат. 

Моңа кадәр энергетикларны балигъ булмаганнарга сатуны тулысынча тыю мәсьәләсен депутат Солтан Хамзаев күтәрде. 2023 елның гыйнварында  моңа кагылышлы закон проекты төрле  партия депутатлары тарафыннан Дәүләт Думасына   тәкъдим ителде.

Әлегә  18 яшькә кадәргеләр өчен энергетиклар сатуны тыю Русиянең 20дән артык төбәгендә гамәлгә кертелгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас