Яңалыклар
20 сентябрь 2023, 08:48

Республикада экотехнопарклар төзеләчәк

Андрей Назаров “Русия экология операторы” компаниясе белән Башкортстан хөкүмәте арасында хезмәттәшлекнең югары нәтиҗәлелеген билгеләде.

Республикада экотехнопарклар төзеләчәкРеспубликада экотехнопарклар төзеләчәк
Республикада экотехнопарклар төзеләчәк

Бүген БР премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән хөкүмәт утырышында Уфа янындагы территориядә каты коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм урнаштыру объектларын төзү һәм файдалану буенча инвестицион проектның гамәлгә ашырылу мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмәдә “Русия экология операторы” компаниясе җитәкчесе Денис Буцаев катнашты.

            Андрей Назаров “Русия экология операторы” компаниясе белән Башкортстан хөкүмәте арасында хезмәттәшлекнең югары нәтиҗәлелеген билгеләде.

            Республика хөкүмәте җитәкчесе билгеләвенчә, Башкортстанда эре өч проект гамәлгә ашырыла. Проектта каралганча, Краснокама районында эшләр башланган. Документ эшләре тәмамланганнан соң объектлар төзелеше өчен җир участогын арендалау буенча килешүгә кул куелачак.

Дүртөйле районында да проект буенча шушы ук тәртиптә эшләр алып барыла. Уфа территориясендә проектны тормышка ашыру буенча исә җир участокларын сайлау дәрәҗәсендә.

            “Русия экология операторы” компаниясе җитәкчесе республика территориясендә калдык-постыкларны тирән эшкәртү буенча экотехнопарк төзергә тәкъдим итте.

            Андрей Назаров каты коммуналь калдыкларны эшкәртү үзенчәлекләрен һәм республика территориясендә калдык-постыкларны эшкәртү буенча заманча инфраструктураның яңа зур проектларны булдыру мөһимлеген билгеләде. Булачак объектларда сортларга аеруның гомум куәте елына 605 мең тонна тәшкил итәчәк. Объектларның өчесе дә 2025 ахырына кадәр төзелеп бетәчәк дип күзаллана. Алар Краснокама, Дүртөйле һәм Уфа районнарында урнашачак.

БР хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас