Яңалыклар
20 сентябрь 2023, 13:29

Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булды

Анда ул социаль инфраструктура объектлары белән танышты.

Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булдыРадий Хәбиров Тозлыбин авылында булды
Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булды

20 сентябрьдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Балтач районына эшлекле сәфәре вакытында Тозлыбин авылында да булды. Анда ул социаль инфраструктура объектлары белән танышты.

            Балтач район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белдерүенчә, социаль газ кертү программасы буенча авылга газ кертү эшләре бара. Билгеле булуынча, бу программа газүткәргечне җир участокларына кадәр бушлай сузуны күзаллый. Искә төшерик: 2022 ел ахырында Русия президенты Владимир Путин социаль газ кертү программасы вакытын озайтты. Моннан тыш, программага соцобъектлар —  медицина һәм белем оешмаларын да керттеләр.

            Тозлыбин авылында барлыгы 234 кеше яши. 46 йорт хуҗалыгы газификация программасында катнашуга гариза биргән. 24-ен газга тоташтырганнар да инде. Шунысын да билгелик, күп балалы, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре һәм башка ташламага ия булганнар 100 мең сум күләмендә сертификатка дәгъва итә ала.

            Авыл халкы республика җитәкчесе белән аралашканда Тозлыбин авылының җирле инциативаларга ярдәм күрсәтү программасында катнашуларын белдерде. Аның ярдәме белән 2019 елда авылда 1,2 млн. сумга яңа клуб төзелгән. Клубта “Вис-вис” фольклор коллективы, “Кудур Онгыр” бию ансамбле, “Келшен илена” театр коллективы уңышлы эшли. Авылда ике елга бер тапкыр традицион “Гармонь йук!” (“Уйна, гармун!”) фестиваль-бәйгесе үтә. Быел аңарда Бөре, Балтач, Благовещенск, Мишкә, Калтасы районнары вәкилләре катнашкан. Радий Хәбиров Мишкә районында яңартылган Мари милли-мәдәни үзәгенә чакырды. Республика җитәкчесе Балтач районына Туризм министрлыгы белән берлектә шундый сәфәрне “Башкорт озын гомерлелеге” программасы кысаларында оештырырга кушты.

            2023 елда исә Тозлыбинда җирле инициативаларга ярдәм итү программасы буенча балалар спорт мәйданы төзегәннәр. Ул авыл балалары арасында бик популяр. Радий Хәбиров авыл халкының программада катнашуын уңай бәяләде. “Атайсал” программасы белән берлектә ул авылларны төзекләндерергә һәм аларда яңа социаль,  медицина объектлары төзергә булышуын билгеләде.

            Авылның биш егете махсус хәрби операциядә катнаша. Төбәк башлыгы аларның хәл-әхвәлләре белән кызыксынды. Махсус операциядә катнашучы егетләрнең берсенең әнисе улының контракт буенча хезмәт итүен, өч сугышчан бүләккә, шул исәптә, Жуков орденына лаек булуын әйтте. Сентябрь ахырында хәрби егетнең кыска вакытлы ялга кайтуын көтәләр.

            Тозлыбин авылы халкы белән сөйләшүдән соң Радий Хәбиров БР Транспорт министрлыгына һәм Балтач районы хакимиятенә авылның үзәк урамын  тәртипкә китерергә, вак таш җәяргә кушты.

БР Башлыгы сайтыннан.

 

Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булды
Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булды
Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булды
Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булды
Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булды
Радий Хәбиров Тозлыбин авылында булды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас