Яңалыклар
20 сентябрь 2023, 08:13

Геологларны табигатьне ярату берләштерә

Республикада старт алган “ГеоВызов” халыкара геологлар чемпионатының бүген геология буенча ярышлары үтте.

Геологларны табигатьне ярату берләштерәГеологларны табигатьне ярату берләштерә
Геологларны табигатьне ярату берләштерә

 Чемпионатта катнашучылар гидрогеология, геологик маршрутлар төзү һәм шлих пробалары алу буенча көч сынаштылар.

Ярышлар Арахнгель районының Аскын мәгарәсе янында үтте. Чемпионатта катнашучылар “Әче ялан”га барып җитү белән судьялар урынның картасын һәм ярышларның мәсьәләсен таратып бирделәр.

Команданың бер өлеше “Гидрология”, икенчесе “Шлих пробасы алу” буенча бүленде. Беренче этаптагылар елгадагы суның агу тизлеген билгеләсә, икенче этаптагылар су астындагы җирнең составын билгеләде. Аннан алар урыннарын алмаштылар.

Чемпионатның өченче көнендә соңгы ярыш – “Геологик маршрут төзү” иде. Студентларга карта буенча барып, геологик билгеләр билгеләргә, тау породаларын анализга алу бурычы куелды. Архангель районының матур табигате һәм кояшлы көн чемпионатта катнашучыларның кәефен тагын да ныграк күтәрде.

Чемпионатның баш судьясы Игорь Бергазов билгеләвенчә, командаларның әзерлеге төрлечә һәм аерыла. “Чемпионат студентлар өчен аралашу, тәҗрибә туплау мәйданы булып тора. Бөтен командаларны да табигатьне ярату, геология серләрен өйрәнергә омтылу берләштерә”, - диде.

Башкортстан Республикасында 16-22 сентябрьдә беренче халыкара геология чемпионаты үтә. Анда  Усть-Каменогорск, Красный Луч (ЛНР), Владивосток, Грозный, Екатеринбург, Казан, Магнитогорск, Октябрьский, Миасс, Мәскәү, Новосибирск, Самара, Санкт-Петербург, Төмән, Уфа шәһәрләреннән 20 команда катнаша.

Чыганак: bashinform.ru

Геологларны табигатьне ярату берләштерә
Геологларны табигатьне ярату берләштерә
Геологларны табигатьне ярату берләштерә
Геологларны табигатьне ярату берләштерә
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас