Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2023, 10:43

17 мәктәпне карантинга япканнар

Әстагъфирулла!

osnmedia.ru
Фото:osnmedia.ru

Саратов өлкәсендә  грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр  таралу сәбәпле  17 мәктәпне һәм бер балалар бакчасын карантинга япканнар. Бу хакта төбәкнең Мәгариф министрлыгында хәбәр итәләр. Моннан тыш өч балалар бакчасында өлешчә дүрт төркем ябылган, шөлай ук 83 мәктәптә 344 класс ябылган. Сартов өлкәсендә барлыгы 650дән артык мәктәп санала.

Ведомствода шулай ук бер атна эчендә төбәктә 11 меңнән артык ОРВИ очраклары теркәлгән, дип тә өстиләр.

Башкортстанда хәлләр алай ук түгел шикелле, әмма күп танышларның балалары, балалар бакчаларында – тәрбиячеләр, мәктәпләрдә укытучылар чирләвен беләм. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: