Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 сентябрь 2023, 11:05

Геологлар чемпионаты дәвам итә

Уфада «ГеоВызов» беренче халыкара геология чемпионаты бара. Хәбәрчебез Чишмә районы Алкино авылында урнашкан “Патриот” паркында булып, команда әгъзалары белән очрашып сөйләште, ярышларны үз күзе белән күреп кайтты.

Геологлар чемпионаты дәвам итә
Геологлар чемпионаты дәвам итә

 

  • Чемпионатта катнашырга Русиянең 17 төбәгеннән 20 команда килде, - дип бәян итте Башкортстан Республикасының елдам һөнәри әзерлек үзәге директоры урынбасары Гәүһәр Миңнехан кызы Галиева. – Чемпионат халыкара, чөнки Казахстан Республикасыннан да команда килде. Ярышларда урта профессиональ һәм югары уку йортлары студентлары катнаша. Чараны Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра) үткәрә. Ярышлар “Патриот” паркында үтә. Катнашучылар геологик маршрут, палеонтология, геологик киселеш, геохимия, хәвефсезлек техникасы, экскурсия геологик сукмагы, гидрология кебек ярышларда көч сынашалар. Барлыгы 11 төр ярыш булачак. Башкортстан белән якыннан танышу өчен Архангель, Ишембай районнарына экскурсияләр каралган, Торатауда, Красноусольскида булачаклар. Чемпионат бик югары дәрәҗәдә оештырылды, килүче командалар безнең табигатьнең матурлыгын, кунакчыллыкны күреп исләре китте. Безнең Башкортстан Республикасын өч команда тәкъдим итә – Уфа дәүләт нефть техник университеты, Уфа фән һәм технологияләр университеты һәм Октябрьский шәһәренең нефть колледжы катнаша.

Казан шәһәреннән килгән Энҗе Шакирова Казан федераль университетының Геология һәм нефть, газ технологияләре институтында икенче курста белем ала.

  • Командада 5 кеше килдек, - диде ул. – Башкортстанга килү безнең өчен бик зур куаныч булды, тәҗрибә туплау өчен яхшы мәйдан. Ни өчен геолог һөнәрен сайладым? Мин бәләкәй чактан нәнәйләр белән табигатьтә җиләк җыярга ярата идем, миңа табигать кызык иде, аны өйрәнәсем килә иде. Өченче курста геологиянең төрен сайлау мөмкинлеге булачак. Мин гидрология – чиста су эзләү белән шөгыльләнүче геолог булырмын дип уйлыйм.

Грохотов Назар Казахстанның Усть-Каменогорск Көнчыгыш-Казахстан техник университеты командасы белән килгән.

  • Минем өчен геолог - гади кеше өйрәнә алмаган күренешләрне өйрәнүче кеше. Планета структурасындагы сакраль белемнәрне өйрәнә, Җир турында күп кызыклы фактларны белә ала. Уфа шәһәре бик ошады, яшел шәһәр. Күп милләтләрнең бердәм, дус булып яшәвен күрдек.

Бүген – чемпионатның өченче көне. Беренче Халыкара геологик чемпионат Русия һәм БДБ илләренең геологик хәрәкәте вәкилләрен - күренекле галимнәрне, экспертларны, урта-махсус һәм югары уку йортлары студентларын берләштерә. Оештыручылар әйтүенчә, мондый чемпионат ике елга бер үтәчәк. Аның максаты – булачак геологларның һөнәри  осталыгын арттыру, чөнки илнең икътисады өч юнәлештән тора – нефть, руда, известняк. Бүген геология факультетын тәмамлап кулларына диплом алучы яшь белгечләрне куш куллап төрле оешмалар үзләренә эшкә алырга көтеп тора. Шуңа студентларның эш табу проблемасы юк. Күбесе практика үткән оешмаларына эшкә урнашалар. Шул ук вакытта республика оешмаларында белгечләр җитешмәве үзен сиздерә: яшь белгечләрне Себердәге оешмалар үзләренә җәлеп итәләр.

  • Бу чемпионатның максаты – студентларның фикерләрен дә белү, алар нинди шартларда эшләргә калырга телиләр, - ди Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин. – Шулай ук, яшьләр арасында бу һөнәрне популярлаштыру бурычы тора.

 

 

 

Геологлар чемпионаты дәвам итә
Геологлар чемпионаты дәвам итә
Геологлар чемпионаты дәвам итә
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: