Яңалыклар
15 сентябрь 2023, 10:45

Республика "Геовызов"ка әзер!

Иртәгә Башкортстан Республикасында I Халыкара “ГеоВызов” геология чемпионаты старт алачак.

Республика "Геовызов"ка әзер!Республика "Геовызов"ка әзер!
Республика "Геовызов"ка әзер!

Иртәгә Башкортстан Республикасында I Халыкара “ГеоВызов” геология чемпионаты старт алачак. Кичә чемпионатның судьялар коллегиясе һәм чемпионатның оештыру комитеты чемпионатны уздыруның төп урынын - Чишмә районының “Патриот” паркын карап чыктылар.

Булачак чемпионатка әзерлек тәмамланган диярлек, уздыру урыннары чарада катнашучыларны кабул итәргә әзер. Судьялар билгеләп үткәнчә, ярышларны уздыру мәйданчыклары барлык кирәкле инвентарь белән җиһазландырылган, ә катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Әлегә чемпионатка әзерлеккә соңгы штрихлар кертелә: бүләкләр комплектлары әзерләнә, катнашучыларның мерчлары сортлана, ә кураторлар үз командаларының очрашуын көтә.

Әйткәндәй, аларның икесе- Казахстан һәм Чечня вәкилләре -бүген үкк республика килеп җитә.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас