

Русия оборона министры Сергей Шойгу мобилизация, хәрби хәл яки сугыш вакытында русиялеләргә контракт белән хезмәткә алынуда киртә булырдай чирләр исемлеген раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылган.
Исемлектә барлыгы – 26 пункт. Тәү чиратта кешегә йогу ихтималы югары булган чирләр санала – ВИЧ, В һәм С гепатиты, актив туберкулезның барлык төрләре, психоактив матдәләр куллану аркасында психик һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышлар. Шулай ук исемлектә хәрбигә үз бурычларын үтәргә мөмкинлек бирмәгән хроник авырулар саналып китә:
*яман шеш,
*йөрәк авырулары,
*2 стадиядәге гипертония,
* I төрдәге шикәр диабеты,
*психик авырулар,
*уртача авырлыктагы бронхиаль астма,
*эпилепсия,
*кичерелгән инсультлар сәбәпле туган чирләр.
Чыганак: lenta.ru