Яңалыклар
11 сентябрь 2023, 06:00

Җылы, әмма яңгырлы

Календарьда - көз. 

Республикада яңа эш атнасы яңгырлардан һәм бераз җылытудан башланачак.  Башгидромет синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген, 11 сентябрьдә, Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.  Көндез һава температурасы +11, +16 градускача җылыначак.

Сишәмбе көнне, 12 сентябрьдә, һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк, диләр белгечләр. Шулай кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, тил төньяк-көнчыгыштан исмәкче. Һава температурасы төнлә +4, +9, көндез +13, +19 градус җылы булачак.

Чәршәмбе көнне, 13 сентябрьдә, янә яңгырлар явачак, нишләтәсең,  календарьда – көз... Төнлә җил төньяктан исәчәк, диләр синоптиклар, көндез ул йомшара төшеп, юнәлешен үзгәртүчәнгә әйләнәчәк. Термометр баганалары төнлә +3, +8 градус күрсәтсә, көндез +14, 19 градус җылы булачак.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас