Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 сентябрь 2023, 21:05

Уфада Бөтенрусия уен фестивале үтәчәк

14—17 сентябрьдә Уфаның Совет мәйданында “Әйдә уйнарга” Бөтенрусия уен фестивале үтәчәк.

Уфада Бөтенрусия уен фестивале үтәчәк
Уфада Бөтенрусия уен фестивале үтәчәк

Бу хакта БР җитәкчесе үткәргән оператив киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шафикова белдерде.

            Биредә 4 көн буена Русиядә җитештерелгән балалар товарлары күргәзмәсе             һәм уенчакларга тест-драйв мәйданы эшлиячәк. Оештыручылар кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен тематик бәйгеләр, остаханәләр, спорт турнирлары, кыска спектакльләр, киносынаулар һ.б. әзерлгән.

            Әминә Шафикова белдерүенчә, фестивальдә 140 җитештерүче катнашачак. Монннан тыш, дустанә илләрдән уенчык җитештерүчеләр дә булачак.

            Республика башкаласына “Союзмультфильм” геройлары, алып баручы Татьяна Веденееева, Антон Зорькин һәм Оксана Федорова белән “Тыныч йокы, нәниләр!”  телетапшыруы, шулай ук “Непоседы”, “Домисолька” балалар коллективлары, билгеле башкаручылар Ваня Дмитриенко,  Милана Хаметова киләчәк. Программа белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

—Һичшиксез, бу балалар чарасы, ләкин без Русия уенчыклары җитештерүе  проблемаларын тикшерергә планлаштырабыз,—диде Радий Хәбиров.

БР Башлыгы сайтыннан.

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас