

Уфа Статистика, информатика һәм исәпләү техникалары колледжы янында тантаналы митинг үтте. Анда һәлак булган сугышчы белем алган. Чарада Уфа хакимияте вәкилләре, студентлар, сугышчының дуслары, туганнары һәм бергә хезмәт иткән иптәшләре катнашты.
Максим Страупе 1997 елның 19 мартында туган. А.П. Гайдар исемендәге 47 нче санлы гимназиядә 9 классны тәмамлаган. 2015 — 2016 елларда һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Арытаба махсус тәгаенләнештәге төркемнең бүлек командиры вазифасында контракт буенча хезмәт итә башлаган. Сүрия Гарәп Республикасында сугышчан бурычлар үтәгән. Кыюлыгы өчен “Хәрби батырлык өчен”, “Хәрби күнекмәләрдә югары уңышка ирешкән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. “Батырлык” орденына тәкъдим ителгән. 2022 елның 10 сентябрендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган.
—Максим кече яшьтән ачык йөзле, якыннарына һәм туганнарына игътибарлы булуы белән аерылып торды. Ул яхшы күңелле, кыю иде. Бала чагыннан спорт белән шөгыльләнде, актив тормыш үрнәгендә яшәде. Мин бүген митингка килүчеләргә, истәлекле тактаташны ачуда ярдәм күрсәткәннәргә рәхмәтемне белдерәсем килә,—диде батыр егетнең әнисе Наталья Страупе.
Хезмәттәшләре билгеләвенчә, ул көчле ихтыярлы, грамоталы белгеч, иптәшләренә һәрчак ярдәмгә килергә әзер яхшы кеше булган. Яраланган иптәшләрен берничә тапкыр ут астыннан алып чыккан.
—Колледжга керүче һәркем мемориаль тактаташны күреп, геройларның яныбызда гына булуын аңлаячак. Батырның хөрмәтле әти-әнисе, тормыш иптәше, Максимның кадерле балалары, сезнең улыгыз, тормыш иптәшегез һәм әтиегез - герой! - диде үзенең чыгышында Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Денис Ганиев.
Махсус хәрби операция герое Максим Страупега мемориаль тактаташ ачуга багышланган митинг бер минутлык тынлык һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Уфа хакимияте сайтыннан.