Яңалыклар
11 сентябрь 2023, 16:42

Ирәндектә аеруча сакланучы табигать территориясе булачак

БР җитәкчесе үткәрелүче эшләр турындагы мәгълүматны урындагы халыкка җиткерү мөһимлеген билгеләде.

Ирәндектә аеруча сакланучы табигать территориясе булачакИрәндектә аеруча сакланучы табигать территориясе булачак
Ирәндектә аеруча сакланучы табигать территориясе булачак

Бүгенге, ягъни 11 сентябрьдә үткән оператив киңәшмәдә, республика җитәкчесе Радий Хәбиров Әбҗәлил һәм Баймак районнарындагы Фәйзулла мәйданында  разведка эшләре барышы контроле мәсьәләсендә җир асты казылмаларын файдалану буенча ведомствоара комиссия эшчәнлеген югары бәяләде.

            Комиссия эшен игътибар үзәгендә тотучы вице-премьер, республика хөкүмәте аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов 2023 елның 1 мартыннан Федераль җир асты байлыкларын файдалану агентлыгының Фәйзулла мәйданында оксидлы марганец казылмаларын эзләү буенча подрядчик белән контракт килешүе төзүе турында җиткерде.

            Азамат Абдрахманов билгеләвенчә, безнең республикада марганец билгеләре 1930-40 елларда тасвирланган. 1960—70 нче елларда геофизик, геологик    һәм тематик тикшеренүләр үткәрелгән. Бүген исә подрядчик белән эшләр гомумдәүләт программасы кысаларында башкарылган. Тикшерүләр барышы йомгаклары буенча марганец казылмаларының сыйфаты аркасында арытабангы эшләр перспективасыз дип бәяләнгән. Нәтиҗәдә “Роснедра” белән подрядчик 2023 елның 29 августында дәүләт контрактын өзгән.

            Ирәндек сырты районында бөтен эшләр ведомствоара комиссия контроле астында республика җитәкчесенең аеруча сакланучы территория булдыру турындагы инициативасын истә тотып үткәрелгән. БР җитәкчесе үткәрелүче эшләр турындагы мәгълүматны урындагы халыкка җиткерү мөһимлеген билгеләде.

БР Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас