

Киләсе өч көндә республикада яңгырлы һава торышы өстенлек итәчәк, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада яңгырлар яву дәвам итәчәк. Урыны белән көчле койма яңгырлар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез көчәючән. Һава температруасы көндез +10, +15 градус җылы. Республиканың төньягында +20 градуска кадәр.
10 сентябрьдә, якшәмбө көнне, кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +5, +10 градус, көндез +11, +16 градус җылы.
11сентябрьдә дә кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +5, +10 градус, көндез +11, +15 градус җылы.
Чыганак: bashinform.ru