Яңалыклар
7 сентябрь 2023, 05:18

Яңгырлар башлана, ди

Әбиләр чуагы бик кыска булды бугай...

Бу көннәрдә республикада кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез республика буенча яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Көндез һава температурасы +16, +21 градус.

Иртәгә, 8 сентябрьдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә.  Уртача тизлектәге йомшак җил башта көнбатыштан, аннары төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә +6,+11, көндез +10, +15.

Шимбә көнне, 9 сентябрьдә дә, кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Аерым районнарда төнлә көчле койма яңгырлар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә +6, +11, көндез +10, +15 градус җылы. Республиканың төньяк-көнбатышы буенча +20 градуска кадәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас