Яңалыклар
7 сентябрь 2023, 08:09

Нәрсә ашаганыбызны беләчәкбез

Бу хакта яшермичә әйтергә вәгъдә итәләр. 

mykaleidoscope.rumykaleidoscope.ru
Фото:mykaleidoscope.ru

РФ Хөкүмәте илдә  Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә ярашлы азык-төлеккә маркировка кертү мәсьәләсен хәл итә. Бу хакта Хөкүмәтнең социаль өлкәдә попечительлек сораулары буенча совет утырышында хәбәр иттеләр.

Чара нәтиҗәсе итеп РФ  вице-премьеры Татьяна Голикова  аерым йөкләмәләр булдырган. Бу – зыянлы продукциягә маркировка кертү кирәклеге.

Тәкъдимгә ярашлы, азык-төлекнең составындагы  зыянлы матдәләр һәм калорияләрне тикшерәчәкләр. Әгәр бу күрсәткеч закон белән билгеләнгән нормадан артса, аңа тиешле маркировка язылачак.  

Зыянлы азык-төлеккә ит ризыклары керә, болар – ветчина, бекон, сосискалар. Алар тозлау, киптерү, ферментация, ыслау һәм башка процесслар ярдәмендә җитештерелгән. Бу исемлеккә шулай ук газлы, энергетик эчемлекләрне һәм составында югары күләмдә  трансмайлар булган ашамлыкларны кертәчәкләр.  Мәсәлән, маркировкага тиз туклану ризыклары “лаек”. 

Чыганак: aif.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас