Яңалыклар
7 сентябрь 2023, 06:42

Кыйгылар җыелды

Кыйгы районында “Атайсал” район форумы узды.

Кыйгылар җыелдыКыйгылар җыелды
Кыйгылар җыелды

Кыйгы районында “Атайсал” район форумы узды. Чара районның меценатларын бергә җыйды. Аларның һәммәсе төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә яшәп, туган җирләрен онытмыйча, үз авылларын үстерүгә мөмкин кадәр өлеш кертә.
Катнашучылар өч мәйданчык эшендә катнашты."Якташларыбызның игелекле эшләре"ндә районда тормышка ашырылган проектлар турында сүз барды. Проект кысаларында 800дән артык проект гамәлгә ашырылган. Алар арасында төзекләндерелгән җәмәгать урыннары, чишмәләр, мәчетләр, спорт чаралары, һәйкәлләр кую, СВОда катнашучыларга ярдәм итү һ.б.
"Гражданлык җәмгыятен үстерү гранты - драйверы" нда эксперт булып Башкортстан Республикасы Башлыгының Грантлар фонды генераль директоры Роман Низаметдинов чыгыш ясады.
"Аек авыл-2023" конкурсының муниципаль этабында катнашучы авыл активистлары оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен аерым мәйданчыкта җыелды. Анда "Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы)" аппараты җитәкчесе урынбасары Танзилә Котлыгилдина чыгыш ясады.
Чарада катнашучылар «Атайсал» проекты үз нәтиҗәләрен бирә дигән фикердә. Ул якташлар һәм Кече Ватан арасында үзара хезмәттәшлекне оештырырга ярдәм итә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас