Яңалыклар
6 сентябрь 2023, 11:25

Сабыйлар уйный, зурлар уйлый

Уфада беренче тапкыр “Әйдә уйнарга” бөтенрусия уен фестивале узачак.

Сабыйлар уйный, зурлар уйлыйСабыйлар уйный, зурлар уйлый
Сабыйлар уйный, зурлар уйлый

Уфада беренче тапкыр “Әйдә уйнарга” бөтенрусия уен фестивале узачак.

14-17 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән беренче тапкыр «Әйдә уйнарга» Бөтенрусия уен фестивале узачак. Чараны Башкортстан Хөкүмәте, Русия Федераль җыелышының Федерация Советы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәгариф академиясе ярдәмендә балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе оештыра.

"Әйдә уйнарга" фестивале кысаларында җитештерүчеләр, төрле уеннарны һәм уенчыкларны уйлап табучылар фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак. Шулай ук бөтен Русиядән дизайнерлар һәм һөнәрчеләр тәҗрибә алмаша, балалар товарлары тармагын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алыша.

Чараның төп вакыйгасы «Уеннан да зуррак: Русия уенчыларының роле, әһәмияте һәм үсеш нокталары» пленар сессиясе булачак.   Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Антонина Цицулина, Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Мария Львова-Белова, Русиянең профильле хакимият органнары, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас