Яңалыклар
5 Сентября 2023, 06:05

Башкортстанның 47 медицина хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Алар зур хөрмәткә лаек! 

Башкортстанның 47 медицина хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырылдыБашкортстанның 47 медицина хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Башкортстанның 47 медицина хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Русия Президенты указы белән Башкортстанның 47 медицина хезмәткәре Лука Крымский медале белән бүләкләнде. Болар: Куватов исемендәге дәваханә, Республика кардиоүзәге, БДМУ поликлиникасы, шәһәр һәм район хастаханәләре хезмәткәрләре.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аларның барысы да Луганск Халык Республикасында эшләгән. Лука Крымский медале, гадәттә, дәүләт башлыгы тарафыннан Сәламәтлек саклаудагы казанышлары өчен практик табибларга тапшырыла. Бу бүләк күренекле хирург, Симферополь һәм Кырым табибы Лука Крымский хөрмәтенә аталган. Бу бик мактаулы Дәүләт бүләге. Безнең табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары үзләренең хөнәри бурычларын фидакарьлек белән үтәделәр, медицина ярдәменә мохтаҗ булганнарга ярдәм иттеләр. Алар бу бүләккә чын-чынлап лаек!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас