Яңалыклар
4 Сентября 2023, 16:41

Көн үзәгендә - балаларның туклануы

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру турында фикер алыштылар.

resbash.ru Көн үзәгендә - балаларның туклануыresbash.ru Көн үзәгендә - балаларның туклануы
Көн үзәгендә - балаларның туклануыФото:resbash.ru

 

Төбәкнең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев яңа уку елына мәктәп укучылары өчен, шул исәптән дәвалау һәм диетик туклануга мохтаҗлар өчен ике база менюсы актуальләштерелгәнен сөйләде. Моннан тыш, балалар бакчалары өчен дә ике меню варианты эшләнә. Бу эшне Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе белән берлектә оештыралар.

– Республика социаль туклану идарәсе белгечләре 431 тапкыр уку йортларына мәктәп туклануын тикшереп чыктылар, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев. - 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Нефтекама, Әлшәй, Белорет, Благовар, Салават, Нуриман, Миякә һәм Чишмә районнары туклануны оештыруның югары дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Министр хәбәр иткәнчә, сәүдә министрлыгы карамагындагы сынау үзәге лабораториясе хезмәткәрләре ризык үрнәкләрен тикшерүне дәвам итә. 2023 елда барлыгы 2 417 чимал һәм ризык үрнәге тикшерелгән. Монда шулай ук санитар таләпләрдән тайпылышларның кимүе билгеләнә.

Моннан тыш, мәктәп сайтларында элеккечә көн саен рационнарның фотолары, менюлар, ризык әзерләү өчен кулланыла торган продуктлар турында мәгълүмат, туклану мәсьәләләре буенча тиз кире элемтә өчен QR-кодлар урнаштырыла. «Башкортстан Республикасының бердәм мәгариф мохите» системасында ата-аналарның шәхси кабинеты аша кайнар туклану сыйфатын контрольдә тоту системасы тулы күләмдә эшли.

Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин укучылардан һәм аларның ата-аналарыннан мәктәп туклануы турында шикаятьләр әлегә килмәгәнен өстәде. Ул билгеләп үткәнчә, сораулар туганда ата-аналар аларны шәхси кабинетлар аша җибәрә ала.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мәктәп туклануы сыйфатына кагылышлы барлык мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә эшләргә кушты.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас