Яңалыклар
3 сентябрь 2023, 17:17

Әбиләр чуагы башланамы әллә?

Башка еллар белән чагыштырганда, быел көз бик иртә башланды кебек...

Алдагы атнада республикада көндез +23 градускача җылытачак, дип хәбәр итәләр синоптиклар.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, дүшәмбе көнне, 4 сентябрьдә, әллә ни явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус, көндез +16, +21.

Сишәмбе көнне, 5 сентябрьдә, шулай ук яыфм-төшем көтелми. Җил юнәлешен үзгәртүчән. Һава температурасы төнлә +5, +10 градус, көндез +18, +23.

Чәршәмбе көнне, 6 сентябрьдә, республика территориясендә бераз яңгыр явып узачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +6, +11 градус, көндез +18, +23 градус җылы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас