

БР хөкүмәте рәисе Андрей Назаров “Росгвардия” махсус тәгаенләнештәге көчләренең Благовещенск районы территориясендә уку-хәрби һәм методик әзерләү үзәген төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Министрлар кабинеты җитәкчесе “Росгвардия” вәкилләре белән уку полигоны төзү өчен билгеләнгән 7,5 мең гектар мәйданны карап очты. Ул шулай ук ландшафт үзенчәлекләре, биредә урнашкан объектлар, шул исәптә “Покровка-Ново Надеждино” югары вольтлы линиясе белән танышты.
Киңәшмәдә катнашучылар проектны гамәлгә ашыруга бәйле бурычларны, объектны проектлау, финанслау һ.б. мәсьәләләрне тикшерде.
БР Хөкүмәте сайты.