Яңалыклар
2 сентябрь 2023, 12:41

Уфада сөт фестивале гөрләде

Фестивальгә республика җитәкчесе Радий Хәбиров килде.

Уфада сөт фестивале гөрләдеУфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде

Бүген Уфада “Сөт иле — 2023” гаилә фестивале барды. Фестивальгә республика җитәкчесе Радий Хәбиров килде.

          “Сөт иле” фестивале Башкортстанда  2011 елдан алып оештырыла һәм ул республикада җитештерелгән сөт һәм сөт ризыкларын куллануны арттыруга, дөрес туклануга һәм сәламәт яшәү үрнәген пропагандалауга юнәлтелгән.

          Быел фестиваль беренче тапкыр Агыйдел елгасы ярында үтте. Төбәк җитәкчесе бер стакан традицион күчтәнәч сөте эчте, фермер базарында һәм ярминкәдә булды. Биредә республиканың 40-тан артык сөт һәм сөт продуктлары, икмәк һәм кондитер ризыклары, бал һәм чәй җитештерүче эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, кооперативлар һәм фермер хуҗалыклары продукцияләре белән танышырга мөмкин иде.

Радий Хәбиров фестиваль продукцияләрен тәмләп карады, предприятиеләр җитәкчеләре белән җитештерү үсеше һәм сату базарын киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

          Атап әйткәндә, “ЭкоПышка” компаниясе төркемнәре вәкилләре Уфада фабрика-кухня төзү планнары белән бүлеште. Әлеге вакытларда алар төзелеш өчен җир участогы сайлау белән мәшгульләр. 700 миллион сум күләмендә инвестицияләр салу күзаллана. Республика җитәкчесе дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары һәм мәсьәлә буенча җентекләбрәк фикер алышу өчен “Инвестсәгать”ләрнең берсенә чакырды.

          Радий Хәбиров “Сөт кухнясы” төбәк проекты стендын карады.  Аның кысаларында табигый балалар сөт продуктлары җитештерелә һәм чыгарыла. Компаниянең эшкәртү цехлары бөтен республика буенча эшли. Бүген аларның саны 7, озакламый сигезенче сөт заводын ачу көтелә.

          Авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативларыннан ярдәм итүнең төрле программалары кысаларында бүленгән субсидияләрнең ничек ярдәм итүе белән дә кызыксынды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлар рәхмәт белдереп,  грантларның бик яхшы ярдәм итүе һәм аларга иң тәү чиратта иң кыйммәтле һәм иң чыгымлы булган мөһим корылмалар, төргәкләү линияләрен сатып алуларын җиткерделәр.

          Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республикада авыл хуҗалыгы кооперацияләренең динамик үсешләрен дәвам итүләрен, дәүләт чаралары ярдәмен билгеләде. Республикада 400дән артык авыл хуҗалыгы куллану кооперативы эшли һәм былтыр аларның керемнәре 2,8 млрд. сумга җиткән. Үсеш 26 процент тәшкил иткән.

Радий Хәбиров эре сөт заводлары җитәкчеләре белән җитештерелүче продукцияләренең ассортименты һәм җитештерүне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

          Мәсәлән, “Башкортстан туңдырмасы” предприятиесе директоры Екатерина Зеленкина белдерүенчә, былтыр предприятиедә югары җитештерүчәнле автоматлаштырылган ике линия урнаштырылуы аркасында туңдырма җитештерүне тәүлегенә 65 тоннага кадәр җиткергәннәр. 2022 елда туңдырма җитештерү һәм сату күләме 3 мең тоннадан ягъни 40 млн. порциядән артык тәшкил иткән.

          “Сөт иле”ндә аттракционнар, урам гастрономия фестивале, спорт мәйданнары, фудкорд зонасы, сөт ярминкәсе, балалар өчен мастер-класслар эшләде.

Белешмә: 2022 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 760 мең тонна югары сыйфатлы продукт алган. Республикада 80 сөт эшкәртү предприятиесе эшли.

          Республика  гомум сөт җитештерү буенча Русиядә 3 урынны били. Илдә  җитештерелгән сөтнең 5проценты Башкортстан өлешенә туры килә.

"Башинформ" буенча.

 

Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Уфада сөт фестивале гөрләде
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас