Яңалыклар
2 сентябрь 2023, 05:32

Башкортстан укучысы Путин белән очрашты

Үсмер башка шәһәрләрдә дә сәламәтлекләре чикле балалар өчен онлайн шахмат мәктәпләре ачарга җыенуын белдерде.

Башкортстан укучысы Путин белән очраштыБашкортстан укучысы Путин белән очрашты
Башкортстан укучысы Путин белән очрашты

1 сентябрь, Белем көнендә, Русия президенты Владимир Путин илнең иң яхшы 30 укучысы чакырылган “Мөһим сөйләшү” дәресен үткәрде. Укучыларның барысы да укуда югары уңышка өлгәшкәннәр, халыкара бәйгеләр һәм олимпиадаларда катнашканнар. Алар арасында Туймазының 8нче санлы мәктәбе укучысы Ризван Гатауллин да булды.

          Былтыр Ризван сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Саннар аша” дистанцион шахмат клубын ачуга грант откан. Яшь волонтер фикеренчә, бу аларга яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеген бирәчәк. Үсмер башка шәһәрләрдә дә сәламәтлекләре чикле балалар өчен онлайн шахмат мәктәпләре ачарга җыенуын белдерде.

"Башинформ" буенча.

 

Башкортстан укучысы Путин белән очрашты
Башкортстан укучысы Путин белән очрашты
Башкортстан укучысы Путин белән очрашты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас